ФАЙДАЛЫ РИЗЫК: каты сыр 🧀 Сырның каты сортлары иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә дип санала. Гомумән алганда, сыр – организмда тиз үзләштерелә торган искиткеч шәп аксым чыганагы. 🧀 Сыр сөякләрне ныгыта. Шуңа да өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча файдалы. Сырда кальций, магний, цинк һәм A, D һәм K витаминнары бар, шуңа күрә ул остеопороз авыруыннан саклый. Сырны еш ашаган кешенең тешләре сәламәт була. 🧀 Ризыктагы D витамины кальцийны үзләштерергә ярдәм итә. Каты сырларның кайбер төрен йокысызлыктан һәм депрессиядән интегүчеләргә куллану киңәш ителә. Ризыктагы магний нерв системасын тынычландыру үзлегенә ия. 🧀 Моннан тыш, сыр матдәләр алмашын һәм эчәкләр эшчәнлеген яхшыртуга китерердәй файдалы бактерияләрдән тора. Алар башка файдалы матдәләрне үзләштерергә, организмнан зарарлы матдәләр чыгарырга булыша.